«АРМИЯ КӨНДӘЛЕГЕ»ННӘН КҮҢЕЛЛЕ ГЕНӘ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР
Ватанны саклаучылар көне алдыннан районыбызда күптөрле чаралар, Ватанпәрвәрлек рухындагы очрашулар һәм спорт ярышлары уза. Шундыйларның берсе, Актанышның «Яшьлек» яшьләр үзәгендә оештырылды. «Армия көндәлеге» дип исемләнгән әлеге чарага яшьләр бик теләп кушылды, төрле мавыктыргыч ярышларда көчләрен, җитезлекләрен һәм никадәр зирәк булуларын сынадылар.