Бүген районыбызның фән олимпиадалары җиңүчеләрен тәбрикләделәр (ФОТОЛАР)
Мәктәп программасын үзенең яшьтәшләренә караганда тизрәк hәм тирәнтенрәк үзләштерә торган укучыны сәләтле, дип атыйлар. Тик шунысы бар, сәләт, омтылышларны үстерергә ярдәм иткәндә генә, укучы тормышта яңа үрләр яулый ала.
Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуын укытучылар, психолог, социаль педагоглар өйрәнә hәм алардагы бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итә. Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр башкара алуына ышанып яшәргә тиеш.