Мөхтәрәм дин кардәшләребез!
Көтеп алган мөкатдәс Рамазан гаете якынлашты. Рамазан-шәриф – рәхмәт, мәгъфирәт, сабырлык, изгелекләр, ризыкның кадерен, мескен-ятимнәрнең хәлен белә торган ай булды. Рамазан гаете 15 июнь җомга көнне районыбызның һәр мәчетендә иртәнге 6 сәгатьтә вәгазь белән башлана.