Быел 15 февральдә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 36 ел була.
Күпме генә еллар үтсә дә, әфганчылар күңелендә ул еллар бүгенгедәй саклана. Төннәрен төшләренә кереп, куркытып, тирләтеп уята. Сирин Хаҗиевнең дә тормышы Әфганстан белән бәйле.
Ул тумышы белән Киров авылыннан. Әтиләре Хәнәф бик иртә бакыйлыкка күчә. Әниләре Хәят дүрт баланы ялгыз канат аякка бастыра. Әти-әниләре төп Бикчәнтәй авылыннан. Бабасының энесе Гомәр Хадимөхәммәтов – Советлар Союзы Герое. Бабасы Баязит карт 1945 елны Берлинга барып җиткәндә апрель аенда һәлак булган. Ул шунда, Берлинда җирләнгән. Сирин Хаҗиев әнә шундый геройлар нәселеннән.
Сирин Киров мәктәбендә сигез сыйныф тәмамлагач, Түбән Кама шәһәрендәге техникумга укырга керә. Анда өч ел укыгач, 1979 елның октябрь аенда армия сафларына алына. Ташкент янындагы Чирчик дигән шәһәрдә һава-десант гаскәрендә хезмәт итә башлый. Аларны хәрби тормышка әзерлиләр. Парашютлардан сикерергә өйрәтәләр.
Әфганстанга
эләккәнне белмәдек
– 11 декабрь көнне ашханәдә дежурда идек. Төнге сәгать икеләр тирәсендә полк буенча тревога игълан иттеләр. Казармага йөгереп кайттык. Әле без ант та кабул итмәгән идек. Тиз генә ант кабул иттерделәр. Әфган дигән сүз дә булмады. Бары тик учениега китәбез, диделәр. Бокслардагы барлык техниканы чыгарып куйдылар. Казармаларны яптылар. Икенче обмундирование бирделәр, кулга корал тоттырдылар. Техниканы тимер юлга алып барып, аларны төяп, поезд белән киттек. Бер атна тирәсе юлда булдык, – дип искә алды әңгәмәдәшем.
Термезга якынрак бер авылга җиткәч, техниканы төшерәләр. Бу вакытта да алар үзләрен Әфганстанга җибәргәннәрен белмиләр. Комлы чүлдә хәрби өйрәнүләр узалар. Бер атналап вакыт үтә.
– Кич караңгы төшкән иде, йоклар вакыт җитә дигәндә, командир әгәр яшел яисә кызыл ракета күрсәгез, тиз генә урынга кайтыгыз, бу тревога дигән сүз була, дип кисәтте. Озак та үтмәде, ракета җибәрделәр. Тиз генә БМД машинасына утырып, киттек. Төн, караңгы, бер әйбер дә күренми. Күпмедер баргач, колонна туктады. Чыгып караган идек, юл буендагы күрсәтмә такталар гарәп һәм инглиз телендә язылган. Чалмалы әфганчылар йөри. Без аптырап калдык. Тагын бераз баргач, батальон командиры барыбызны тезеп бастырып, Әфганстанда булуыбызны әйтте. “Кабул дигән шәһәрдә сугыш бара. Без шунда барабыз. Тәртип булсын”, – диде.
Бу, 25 декабрь була. Моңа кадәр кулларына корал тотып карамаган егетләр сугышка керә. Термез янындагы хәрби өйрәнүләрдә генә ничек итеп гранатаны тотарга, автоматтан атарга икәнен генә күрсәткән булалар.
Беренче һөҗүм
– Колонна юлын дәвам итте. Машиналар әкрен генә тауга менә. Кайсы туктап кала. Машинадан тышка чыккан идек. Җил, буран, кар. Аста җәй кебек. Һәр бүлеккә бурычны аңлаттылар. Без Саланг дигән перевалны алып, Совет гаскәрләрен үткәрергә тиеш булдык. Икенче көнне штаб начальнигы астагы Хинжан дигән поселоктагы тоннельләрне, юлларны карап торучыларга дошманнар һөҗүм иткән дип, безне шунда алып төшеп киттеләр. Бану дигән шәһәргә бара торган юл башына илтеп куйдылар. Шунда окоплар, землянкалар казып, яши башлаганда, безгә һөҗүм ясадылар. БМД машинасына ягулык салырга машина килгән иде. Аны озата килүче танк безгә беренче тапкыр кайнар аш алып килгән иде. Аңа кадәр гел коры ризыклар белән генә тукландык. Кайнар ризыкларны алып, ашарга гына утырган идек, шартлау тавышы ишетелде. Ата башладылар. Бу, көне буена барды. Бездән ике механик-шофер егет яраланды. Ике егет вафат булды.
Өчпочмаклы хатлар яздык
– Үзегезнең Әфганстанда икәнегезне өйдәгеләрегезгә хәбәр иттегезме?
– Безне Әфганстанга керүгә, кисәтеп куйдылар. Өйдәгеләрегезгә теләсә нәрсә язмагыз, диделәр. Конверт дигән әйбер юк. Бөек Ватан сугышында өчпочмаклы хатлар йөргән бит. Без дә дәфтәр битен ертып, хат язабыз да, аны өчпочмаклап бөкләп, адресны язып, үтеп йөрүче шоферларга бирәбез. Алар союзга чыккач, ул хатларны почта аша җибәрәләр иде. Ярты ел буе бер нәрсә дә сиздермәдек. Аннан сизделәр инде.
Югалтулар күп булды
Сирин Хаҗиевкә штурм батальонында хезмәт иткәнлектән, ике ел эчендә Әфганстанны аркылыга буйга иңләргә туры килә. Ике ел эчендә ял күрми дә диярлек. Хәрби операциягә кайбер вакытта вертолетлар, кайбер вакытта БМД белән баралар.
– Ике елга алтмыштан артык операция үткәргәнбез икән. Югалтулар да, авыр вакытлар да күп булды.
Әфганстанда күрсәткән
батырлыклары өчен Сирин Хаҗиев ике “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
– Исегезгә төшерү авыр булса да, бер медалегезне алу тарихын сөйләгез әле.
– Безне бик еш кына вертолеттан тау астына ташладылар. Газни дигән провинциядә булды бу хәл. Мин разведчик булып хезмәт иттем. Бер көнне иртәнге сәгать 4тә үк ташлы чокырга илтеп куйдылар. Тау башыннан уч төбендәге кебек кенә кышлаклар күренеп тора. Дошманнар безне көтмәгәннәр иде. Өйләреннән чыгып кача башладылар. Без – разведчиклар – алдан, взвод астан бара. Командир, алар өстән качып кереп киттеләр, ди. Берничә егет шуларны эзләп киттек. Тау башына менеп җиттек. Карасак, теге басмачлар тау итәге буйлап китеп яталар. Аларны ата-ата артларыннан кудык. Әмма качып беттеләр. Кабат үзебезнекеләргә кушылдык. Алдан тагын ата башладылар. Взвод командиры өчебезне чакырып алды да, алдан разведка булып барасыз, ди. Безнең белән тиздән кайтып китәргә тиешле егет тә бар иде. Ул: “Минем барасы килми, күңел тартмый”, – ди. Шуннан взвод командиры аңа ярар, калырсың, диде. Мин һәм Ренат исемле Фирганә егете алдан киттек. Без дә куркабыз. Әкрен генә алга барабыз. Тигез җир. Алда исә ике зур таш ята. Шуларга барып җиттек. Аның янында бер кеше дә булмагач, борылып, арттагыларга, әйдәгез, дип кул болгадык. Ташларны урап уза башлаган идек, Ренат: ”Вон, дух”, – дип кычкырып җибәрде. Борылсам, каршымда мылтыгын безгә төбәгән сакаллы берәү басып тора. Ничәдер секунд, ул безгә атты, мин бер кырыйга сикердем. Ренатның кулыннан автоматы төшеп китте. Эчен тотты да, егылды. Безнекеләр тиз генә килеп җиттеләр. Взвод командиры Ренат кая ди. Таш артында ята, дим. Дух качуга, Ренатны күтәреп алып чыктык. Аны вертолет белән госпитальгә озаттык. Тик, кызганычка каршы, ул шунда вафат булган, – диде ул күңеле тулып.
Үлем белән күзгә-күз очрашкан вакытлары күп була аның. Аллаһы Тәгалә саклап йөрткәндер дип сөенә ул. Төшкә кереп йөдәткән вакытлары да күп. Уянасың да, “Аллаһыма рәхмәт, өйдә икәнмен бит”, – дип сөенеп куясың, ди.
Кайтам дигәндә, яралана
Кайтып китәргә күп вакыт та калмаган була. Тикшерү килә. Алар хәрбиләр арасында ярыш кебек әйбер оештыра. Сирин абый сержантлар арасында җиңеп чыга. Дивизиядән килгән полковник та мактый. Икенче көнне алар машинасын су ташучы машинаны озатырга куялар.
– Барып су алдык та, кайтыр юлга чыктык. Кайтып җиткәндә, миңа, хәзер
Баглан дигән шәһәргә китәсез. Кундуз янында электр
чыбыклары өзелгән, шуларны рәтләгән электрчыларны алып
кайтырга кирәк, диләр. Борылып киттек. Электрчыларны каршы алдык, кайтырга чыктык. Ату башланды. Безнең машинаны шартлаттылар. Медсанбатта өч тәүлек аңсыз яттым. Аңыма килдем. Башны бинт белән чорнаганнар. Сөйләшә алмыйм. Янымда механик-шофер ята. Аның күзләре сукырайган.
Бу, 26 ноябрь була. 11 декабрьдә аларны союзга чыгаралар. Сәмаркант госпиталендә дәвалана. Әнисе улының Сәмаркантта икәнен белеп, Үзбәкстанга бара. 1982 елның февралендә улын туган авылына алып кайта. Казан госпиталендә дә дәвалана. Аңа 3 төркем инвалидлык бирәләр.
Бәхет эзләп күп йөри
Кайткач Чаллыга китеп, АТХ-3тә эшли башлый. Аннан Казанга барып төзүчеләр
институтына укырга керә, Әмма аны тәмамламый, шул юнәлеш буенча эшли башлый. Бәхет эзләп, Үзбәкстан якларына да китеп карый. Шунда булачак тормыш иптәше Зөбәйдә белән таныша. Гаилә коралар. Улы һәм кызы туа. Читтә рәхәт булса да, туган як үзенә тарта. Гаиләсе белән туган авылына кайта. “Актаныш” агрофирмасына эшкә урнаша. Лаеклы ялга шуннан туктый.
Кировка кайтып төпләнгәч улы Альмир Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Күпмедер укыгач, читтән торып уку бүлегенә күчә дә, армия сафларына китә. Воронеждагы атом станциясен саклый. Армия сафларыннан кайтып, бераз вакыт үткәч, кабат хәрби тормышка тартыла. Контракт төзеп, Ульяновскийдагы 31 нче десант-штурм бригадасында хезмәт итә. Тугыз ай Сириядә дә була. Аннан Казахстанда да булырга туры килә. Бүгенге көндә Украинада. Десант гаскәрендә өлкән сержант званиесында, спецназда хезмәт итә.
Альмирның гаиләсе бар. Тормыш иптәше Кристина белән ике бала үстерәләр.
– Улым өчен борчылам. Көн саен хәбәр көтеп яшим, – ди ул.
Сирин абый белән Зөбәйдә апага бала югалту ачысын да кичерергә туры килә. Кызлары Азалия бик яшьли гүр иясе була.
Сирин абый өендә үз эченә бикләнеп кенә утырмый. Әфганстанда күргәннәр, кичергәннәр сәламәтлегенә шактый зыян салса да, укучылар белән очрашуларга йөри. Әфганчылар үткәргән чараларда катнашырга тырыша. Бергә хезмәт иткән иптәшләре белән гел аралашып торалар.
Инде дөньялар тынычланып, тормыш кадерен белеп яшәргә язсын дип тели ул.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Нет комментариев