Сәламәтлек – иң зур байлык
Данлыклы спортчы, марафончы якташыбыз Фирдәвис Шәемов кубогына спорт бәйгесен уздыру еллар дәвамында яхшы гореф-гадәткә әверелеп килә. Быелгы "Алтын көз" исеме астында узган җиңел атлетик кросс та җиңү мизгелләре, мул бүләкләре белән яшь спортчылар күңелендә нык уелып калыр дип уйлыйм.
Бәйгедә елдан-ел катнашучылар саны да, алар белән беррәттән Фирдәвис абыйның бүләкләре...