Без – “Тамчы-шоу“да!
"Яшь ТНВ" каналыннан атна саен яратып карый торган "Тамчы-шоу" тапшыруына әзерлекне укытучыбыз команда составын әйтү белән башладык. Ләйсән, Камил, Айгиз, Рамил һәм мин - команда капитаны Айгөл, уенга бердәм көч түгеп, ныклап хәзерләндек.
Иң кызыгы да шунда булды: дәресләрдән соң калып, кем интернеттан, кем китапханәдән җыйган мәгълүматларны, бер-беребезне уздыра-уздыра, түкми-чәчми...