Учлап тоз сипсәң дә яра төзәлә, җан ярасы булмаса...
Бөтерелә дә бөтерелә кыз. Куллары белән югарыга, биеклеккә омтыла. Күңел канатларында оча, оча... Аның хисләренең кайнарлыгы, чисталыгы, самимилеге, йөрәк серләренең тирәнлеге сыгылмалы хәрәкәтләр, музыкаль аһәңнәр аша бөтен барлыгыңны тетрәндерә. Күзләрендә кара күзлек...
Егетенең терәк булуы, мәхәббәте аны мәгънәле, шат тормышка кайтара. Язмышның рәхимсез җилләре генә егетне аяктан ега. Кара күзлек...