“Алтын алка“ дөнья чемпионатыннан ким түгел
Күптән түгел районның яшь хоккейчылары "Алтын алка" турнирының зона ярышларында II урынны яулап, зур гына финал уеннарында катнашу хокукын алып кайттылар. Әлеге уеннарда актанышлылар Азнакай, Баулы, Зәй командалары белән очрашты һәм 3 уенның һәрберсе дә район хоккейчыларының һичшиксез җиңүе белән тәмамланды.
Аларга карыйм да, үземнең мәктәп еллары, 10-12 яшьлек чаклар...