Алдынгылар бәйрәме белән!
Хөрмәтле райондашлар, хезмәт уңганнары!
2011 ел артта калды. Аны йомгакларга, тулысынча анализ ясарга вакыт җитте. Димәк, без, гадәттәгечә, хезмәт алдынгыларын бүләкләячәкбез. Фидакарьларның тырышлыклары, куйган намуслы хезмәтләре лаеклы бәясен дә алырга хаклы. Районыбызда, дөресен әйтергә кирәк, уңган халык яши. Һәрбер тармакның да үз осталары, әйдәүче хезмәткәрләре, белгечләре бар. Шуңа күрә ел...