"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы
XI сыйныф укучысы Илнар Шәйхуллин хезмәт фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәк этабында район данын яклады. Анда уңышлы чыгыш ясап, призерлар арасына керде. Укытучысы Р.Т.Сибгатуллин Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
"Татарстан республикасы Актаныш районы Туган як музее" дәүләт учреждениесе Айдар Хәбибуллин исемендәге рәсем бәйгесенә рәссамнарның иҗат җимешләрен көтеп кала. Рәсемнәр "Очрашу" темасына багышланган А3 яки А2 зурлыгында ДВПда буяу белән ясалган булуы шарт. Вакыт аз калып бара. Иҗатларыгызны 14 мартка кадәр китереп бетерүегезне сорыйбыз.
0