Якты нурлар сирпелә бит сездән!
Назлы ана. Кыю хатын-кыз. Көчле дә, мәгърур да, ягымлы да, кирәк икән усал да әлеге зат. Шул сыйфатлары аны тагын да гүзәлрәк, серлерәк, күркәмрәк итә.
Курку белмәс диләр аны, кыю диләр. Ә ул кыюлык артына нәзбереклек, йомшаклык яшеренгәнен барысы да аңлый микән? Тормыш ваклыкларын беразга гына булса да онытып, җәмгыять...