Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
Быелгы кыш карларын мулдан бирмәде. Шулай да, табигать үз хатасын аңлады: карларын яудыруны тизләтте. Март башында, ашыга-ашыга, янәдән җир өстен йомшак юрганына төрде.
Физкультура дәресләрендә чыныгу алганнар, ГТО нормаларын тапшыру көнен түземсезлек белән көттек. Ниһаять, февраль ахырында мәктәпнең барлык укучылары, укытучылары спортзалга җыйналдык. Ярыш шартлары аңлатылгач,төркемнәргә бүленеп, нормативларны тапшыру башланды....