Ни чәчсәң– шуны урырсың
Бакча эшләре башланырга да күп вакыт калмады. Хәзер һәвәскәр бакчачылар орлыкларны, үсентеләрне барлау, сатып алу белән мәшгуль. Кибетләрдә бүгенге көндә, хәер, аларның ниндие генә юк, сайлап алу мөмкинлеге зур. Әмма орлыклар сайлаганда сак һәм игътибарлы булырга киңәш ителә.
Иң әүвәл орлыклар салынган янчыкка күз салу кирәк. Аның сатуга чыгарган вакыты,...