“Мөхәммәдия“ мәдрәсәсендә чыгарылыш имтиханнары
7 август көнне районыбыздан 7 кеше -1 ир-ат, 6 хатын-кыз Казан шәһәренә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә чыгарылыш имтиханнары тапшырырга киттеләр. Әлеге сәфәрләре рамазан аена туры килгәнлектән, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, икеләтә сөенечле. Имтихан да тапшырачаклар, шул ук вакытта "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә яшәп, ураза тотып, ифтар мәҗлесләрендә катнашып, изге дә, саваплы да гамәл кылачаклар....