Хезмәтенә күрә хөрмәте бармы?
Инициативалы, шат күңелле, кешеләрне, тормышны яратучы, оптимист, фантазияле зат кына мәдәният хезмәткәре дигән исемне горур йөртә ала.
Һәр бәйрәм саен башкалар мул табыннар артында кәеф-сафа корганда, гаиләңне, балаларыңны "калдырып" торып, төрле рольгә керә-керә, елмаеп, көлеп, иртә дими, кич дими, еллар әйләнәсе кеше күңелен күрү әллә рәхәт эш? Тамашачы матур киемнәрен...