Ал тасмалар киселде
Узган атнада район җирлегендә 2 яңа бина куллануга тапшырылды. Куян авылындагы заманча технологияләр белән төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пункты һәм Тыңламас авылында башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пунктын, мәдәният йортын бер түбә астына керткән Җәмәгать үзәге үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде.