Җанлы “җансызлар”
Җаным елап, үксеп, яшьләренә буылып чыга мондый киңәшмәләрдән. Бик күп көннәр тынычлана, үз-үзенә урын таба алмыйча бәрелеп-сугылып йөри әле ул. Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе утырышында катнашканнан соң туган уйларымны бер чылбырга тезү, тәртипкә китерү өчен, ай-һай, шактый гына азапланырга туры килә.
Куркам. Киңәшмәдә телгә алынган сабыйларның, гомумән, эчкече...