Бер рәхмәт мең михнәттән кыйммәт
23 гыйнвар көнне район мәдәният сараенда 2012 ел йомгаклары буенча алдынгылар җыены уздырылды. Бу көн хезмәт коллективлары өчен олы бәйрәм булды, чөнки аларның алдынгы хезмәткәрләре бүләкләнде.
Бәйрәмгә ашыгучылар иң әүвәл урам якта урнаштырылган күргәзмәгә тап булдылар. "Мехотряд", Актаныш агрегат заводы, "Карагай" шәхси оешмасында җитештерелгән товарлар һәм Венера Гәрәева шәхси предприятиесендә...