Киләчәк саулыгы кем кулында?
Әлеге язмамны кызыклы, әмма булган хәл белән таныштырудан башлыйм әле.
Бер танышымның нәни улы тәпи китәргә җыена гына. Әлегә идән буйлап үрмәләп "дөнья гизә". Аңа һәрнәрсә кызык: ишек төбендә аунап яткан башмак та, дәү чүлмәктә үсеп утыручы гөл яфрагы да игътибарыннан читтә калмый сабыйның. Тешләп тә карый, тарткалап та, суккалап...