Уңышның чишмә башы
Ниһаять, кырлардагы тургай сайравына тракторларның дәррәү гөрселдәве дә кушылды. Хуҗалыкларда тулы куәткә үсемлекләрне тукландыру, тырмалау, чәчү эшләре бара. Хәер, башланган эш-беткән эш. "Тоткарлыкларсыз хезмәт куйганда, чәчүне 14-15 көндә башкарып чыгарга иде инде", - дип фаразлыйлар "Чишмә" хуҗалыгында да.
Яз бераз соңару сәбәпле, узган елгыдан калышып барсак та, шөкер әлегә табигать...