Законсыз бирелгән җирләр өскә калка
Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Ул Татарстан Республикасы Җир кодексы нормалары бозылу очраклары буенча кабул ителгән суд карарларына нигезләнде.
Төп темага күчкәнче, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Алия Әһлетдинова комиссиянең еллык планы...