Көрәшче истәлегенә бәйге
18 сентябрь көнне "Иман" спорт сараенда спорт остасы, данлыклы көрәшче Марсил Гыйлаев истәлегенә багышланган милли көрәш буенча турнир узды. Келәмдә 20 мәктәп командасы, җәмгысы 133 яшь көрәшче бил алышты. Кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында Аеш, Аккүз, Бурсык, Яхшый, Зөбәер, Качкын, Күҗәкә, Яңа Кормаш, Олыимән, Уразай,Чуракай, Такталачыкның коррекцион һәм Мари Суыксу мәктәбе...