Каникуллар имин узсын
Язгы каникул көннәрендә балаларны юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләр алудан профилактикалау максатыннан, 22 марттан алып 31 мартка кадәр "Язгы каникуллар" Бөтенроссия акциясе уза.
Статистика күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре каникуллар чорында аеруча еш кабатлана. Чөнки балалар буш вакытларын урамда, гадәттә, өлкәннәр күзәтчелегеннән башка үткәрәләр. Бу чорда автотранспортчыларга аеруча игътибарлы булырга, тизлек режимын...