Аллаһның рәхмәте яусын мәчет төзүчеләргә
Изге эшләр эшләү динебездә аерым урын алып тора, ә инде мәчет салу - иң олы, изге эшләрнең изгесе. Хәзер, Ходайга шөкер, динебез елдан-ел куәтләнә, динебезгә яшьләр дә тартылалар.
Апрель аенда Тыңламас авылында җыелыш булды: авыл кешеләре, бер мәхәллә булып берләшеп, изге йорт салу хакында килештеләр. Җыелышта районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт...