Тырыш хезмәткә кадер-хөрмәт
Бер газета-журналлар укырга күнеккәч, һич кенә дә аннан аерылып булмый. Хат ташучыларның килгәнен көтеп күзләр "күгәрә". Әлеге сүзләрне күпләрдән ишетергә мөмкин. Чынлап та, хат ташучылар - һәр өйдә көтеп алынган кунак.
Елның нинди фасылы булуга карамастан, иңнәренә авыр сумкаларын асып, урам буйлап газета-журналлар таратып йөрүче хат ташучыларга карап, кайвакытларда күңелдә...