Авыл уртасында - аккошлар
Берничә көнгә сузылган яллардан соң, дүшәмбе эшкә килүебезгә, Аккүз авылыннан Нәҗибә апа Хәертдинова шалтыратып, авыл уртасындагы күлләрендә 24 аккош яшәве турында хәбәр итте. Актаныш тирәсендәге, авыл читләрендәге күлләргә аккошлар төшкәнен күргән булса да, авыл уртасындагысына төшкәнне ишеткән юк иде әле.
Аккошлар - табигатьнең йөзек кашлары. Әлеге зиннәтле, горур кошлар үзләренә...