Дин ул ихласлылык, дин ул – ихласлылык, дин ул – ихласлылык
Изге рамазан ае күңелләребезне сафландыра, җаныбызга тынычлык иңдерә. Тоткан уразаларыбыз, кылган гыйбадәтләребез кабуллардан булсын. Амин.
8 июль көнне ТР мөселманнары Диния Нәзарәте икенче республикакүләм ифтар үткәрде. Чара "Казан-Арена" стадионы янындагы мәйданда узды. Башта стадионга куелган мөнбәр янына басып, республика районнары һәм шәһәрләре казыйлары, имам-хатыйблары, бер-берсен алыштырып, Коръән сүрәләре укып, халыкка...