Яз көне боз өстенә чыгудан тыелырга кирәк
Иртә язда, бигрәк тә март-апрель айларында коткаручыларга боз ватылып, су астына төшеп киткән кешеләрне коткарырга еш туры килә. Язгы кояш нурлары астында сулыклардагы, елга-күлләрдәге бозлар көпшәкләнә, ныклыгы бетә. Бу чорда боз өстеннән йөрү аеруча куркыныч була башлый.
Елга тамакларында, тиз агымлы, яисә чишмә бәреп торган урыннарда, суүсемнәр, агач-куаклар, камыш үскән...