"Эконом"да сыйфат өчен эшлиләр
Авыл кешесе өчен мәшәкатьле һәм куанычлы көннәр. Кырларда трактор гөрелтеләре, язгы сабан тургаеның бертуктаусыз сайрау тавышлары ишетелә. Быел яз соңга калып килсә дә, игенчеләребез сынатмый. Туфракта дым беткәнче орлыкларны җир куенына иңдерү өчен бар көчләрен куялар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенннән алынган мәгълүматларга караганда, 19 майга район буенча язгы...