Актанышта 2016 елның тәүге сабые туды
Районның ЗАГС бүлегендә быел Актанышта туган беренче бала теркәлде. Юлия белән Азат Давлетовлар гаиләсендә туган әлеге сабыйга әти-әнисе Эмиль дип исем кушты.
7 гыйнвар көнне якты дөньяга аваз салган нәнинең авырлыгы 3 кг, буе 53 см.
Без сезне нәниегез туу белән чын күңелдән котлыйбыз.Нәниегез тормышыгызның иң нәфис ,иң кадерле чәчкәсе...