"Бәби көтәбез әле" җырының клибы табадан төште! (ВИДЕО)
Эстрада артистлары катнашында "Бәби көтәбез әле" җырына төшерелгән клип, ниһаять, дөнья күрде! Лилия Муллагалиева башкаруындагы җырның клибы быел кыш көне үк, ягъни гүзәл затларыбыз бәби көткәндә төшерелә башлады. Ә инде апрель-май айларында бер-бер артлы сабыйлар туганнан соң, клипның соңгы күренешләрен төшерү тәмамланды. Клипта һәр гаиләнең тормышыннан күңелле һәм бәхетле мизгелләрне...