“Әй, авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш..." Киров авылында узган урам бәйрәменнән ЭКСКЛЮЗИВ ВИДЕО
20 август көнне Чаллыда яшәүче якташыбыз, эшмәкәр Азат Нургалиев Киров авылында, туып-үскән төп нигезе каршындагы яланда "Урам бәйрәме" уздырды. 5 ел саен үтүче бәйрәм Азат Нургалиевнең әтисе, Киров исемендәге совхозның баш хисапчысы Миргазиян Нургалиев хөрмәтенә оештырыла.
Элеккеге Пионер, хәзер М.Нургалиев урамында яшәүчеләр генә түгел, авыл халкы, читтә яшәүче туганнар, дуслар,...