ХӘТЕР БУЛЫП КАЙТА ӘФГАНЧЫЛАР: Актаныш районында тагын биш әфганчы-интернационалистның исеме мәңгеләштерелде (+ЧАРАДАН ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ)
6 июль көнне Актаныш районы чираттагы Хәтер колонассын каршы алды. Бу юлы иллегә якын әфганчы-интернационалистны берләштергән хәрәкәт Күҗәкә авыл җирлегенең 5 улын барлап, аларның исемнәрен мәңгеләштерде.