Пучыда ни булган?
28 ноябрь көнне Пучы авылында күптәннән бакыйлыкка күчкән ике кешенең мәете табылуы турындагы яңалык район буенча телдән-телгә күчеп, әллә нинди имеш-мимешләр белән баерга өлгерде. Берәүләр җәй көнне үк үлгән булганнар икән дип сөйләде, икенчеләр - үтереп киткәннәр дип тел шартлатты... Шуңа да әлеге хәлгә ачыклык кертеп китсәк дөрес буладыр.