Көч сынашу – аралашу чарасы
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район күләмендә зур гына спартакиада үткәрелде. Җәмгысы 25 команда, 131 спортчы көч сынашты. Өстәл теннисы, шахмат, шашка, дартс, кул көрәше, йөзү, аркан тартышу буенча уздырылган ярышлар иң-иңнәрне ачыкласа да, бу чараның төп әһәмияте бөтенләй башкача иде. Аның бар кыйммәте – аралашуда, җанга рәхәтлек алуда, күңелләрне ял иттерүдә. Бу көнне биредә “Өченче буын” вәкилләренә ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә тудырылган.