Игелек марафонына – 20 ел
Моннан 20 ел элек Актанышыбызга, яшәешебезгә Игелек марафоны дигән төшенчә килеп кергән иде. Бик мәгънәле, бәрәкәтле һәм игелекле чара булып чыкты ул. Шушы ике дистә ел дәверендә изге күңелле, шәфкатьле райондашларыбыз ярдәме белән тупланган финанс мөмкинлекләре күпме авыруның хәлен җиңеләйтергә, авыр хәлдән саклап калырга булышкандыр. Әйтүе кыен, аны исәпләргә тырышу да кирәкмидер. Яхшылыкны эшлә дә, суга сал, дигән бит халкыбыз.