Әниемә күңел авазы
Кемгә күпме гомер бирелгәне берәүгә дә мәгълүм түгел. Тәкъдиргә язылганны, кеше булып, кешечә яшәү кирәк. Аллаһ Тәгалә ризалыгы белән иманлы булып, күңелен сәламәт кылган, телен тугры сүзле кылган, хак сүзне тыңлаучы, күзен күңел күзе белән караучы иткән кеше уңышка ирешә. Безнең дөнья, хезмәт урыны – Аллаһ кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, башкаларга ярдәм итеп, ахирәт савабы җыя торган иген кыры.
Бу төшенчәләрне күптән аңлаган, тормышын Аллаһ ризалыгы өчен ниятләгән кадерле әниебез НӘКЫЯ ГЫЙБАДУЛЛА кызы ГЫЙБАДУЛЛИНА турында сөйлисе килә.