Автомодельчеләр ярышы
“Иң гади автомодельләр” республика ярышының Кама аръягы шәхси-команда зона ярышлары Актанышта үткәрелде. Чаллы, Минзәлә, Актаныштан 6 командада 7-13 яшьлек 40ка якын бала катнашты. Узган ел беренче тапкыр үткәрелгән әлеге кызыклы ярыш традициягә кереп бара. Мәктәптән тыш эшләр буенча республика үзәге, Актаныш балалар иҗат үзәге оештыруында башланып киткән иде. Быел Чаллының ДОСААФ оешмасы да килеп кушылды. Балаларга кыйммәтле бүләкләр алып килүчеләр дә алар.