Гомеренең гүзәл мизгелләрен бизәп тора күркәм эшләре
Быелгы урып-җыю кампаниясе “Актаныш” агрофирмасының Актаныш бүлекчәсе өчен аеруча уңышлы булды. 2635 гектар мәйданнан 122859 центнер бөртеклеләр җыеп алынды. Гектар куәте 46,6 центнер тәшкил итә. Бүлекчәнең җир эшләре белгече, агроном
ГАЗИНУР ӘХМӘЕВ: “Уңышның нигезе – яхшы орлык, агрочараларны дөрес куллану, шулай ук хезмәтчәннәрнең бердәмлеге, аңлашып эшләү дә югары нәтиҗәлелеккә илтә”, – ди. Гомеренең 60 нчы кышын каршылаганда һөнәри осталык белән бергә тормыш тәҗрибәсе дә мул тупланган.