Татар барда Сабантуй бар! (фотолар)
Район Сабан туе, гадәттәгечә, халкыбызның бердәмлеген, башка милләтләр белән дус-тату яшәвен чагылдырган җырлы-биюле тамаша белән башланып китте. Районыбызның алдынгы авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм хезмәтчәннәре, авыл җирлеге башлыклары бизәлгән тарантасларга утырып мәйданнан узды.
Район башлыгы Энгель Фәттахов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Актаныш халкына юллаган Сабантуй котлавы белән таныштырды. Энгель Нәвап улы үз исеменнән авыл хуҗалыгы берләшмәләре, фермер хуҗалыкларының барлык игенче, терлекчеләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Быелгы яңгырсыз елда узган еллардагы мул уңыш көтелмәвен искәртте, шулай да табигать афәтенә бирешми, басудагы культураларны әрәм итми, терлекләргә сыйфатлы азык әзерли алсак иде, диде. Сабан туе бәйрәменә районның барлык тармакларының- мәгариф, сәламәтлек саклау, төзелеш, мәдәният, сәнгать һәм башка эшчәнлек юнәлешләренең яңадан- яңа күрсәткечләр белән килүе зур сөенеч. Мәйдан түренә хезмәтләрендә уңышларга ирешкән коллективларның җитәкчеләре һәм хезмәтчәннәр чакырылды, алар бар халык каршында, алкышлап хөрмәтләнделәр.