Республика педагогларының август җыенын каршылап: башлангыч сыйныф укытучылары киңәште
Һөнәрләрнең бар җайлысы, һөнәрләрнең бар яхшысы, һөнәрләрнең бар авыры...
Ә укытучы хезмәте - изге һөнәрләрнең берсе. Шулай булмыйча мөмкин түгел, укытучы шәхес тәрбияләүче, үзенең беренче адымын ясаучы, укучыга юл күрсәтүче. Укытучы - ул юк кына “ташбаш малай”ны да игътибар белән кадерләп багучы, өметсез “сәләтсездән”дә, имансыз “юньсездән”дә җан җылысын җәлләмичә, һәрберсен шәхес итеп танучы. Әйе, хөрмәтле остаз белән бергә, аңа таянып ясалган беренче адымнар күпләргә тормышта үз юлларын салырга ярдәм итә. Бакчачы гөлбакчада үскән гүзәл гөлләре белән мактангандай, чын укытучылар да чәчәкләре җимешләнгән укучылары белән мактала.