«АК КҮГӘРЧЕН”ДӘ:Язмыш юллары, гомер агышлары һәм иҗат балкышлары!
Әлеге зур күләмдәге конкурс 2021 елның октябреннән 2022 елның маена кадәр күренекле шагыйрь, популяр җырлар авторы Расих Ханнанов истәлегенә, ут күрше Башкортстанда үткәрелә. Агымдагы елда Башкортстан Республикасының 20 районыннан һәм 5 шәһәреннән, шулай ук Русиянең һәм чит илләрдән 70тән артык үзешчән һәм профессиональ шагыйрь катнашты.
Конкурсның 3 телле сайтында www.белый-голубь.рф конкурс турында татар, башкорт һәм рус телләрендә әзер материаллар, шулай ук шигырь җыентыгын бастыру өчен конкурста катнашучыларның шигырьләре дә лаеклы урын алган.
Тиздән, 19нчы майда конкурсны йомгаклау тантанасы гамәлләштереләчәк! Ә без үз чиратыбызда, сезнең игътибарга конкурсантларның кайбер шигырьләрен, берсеннән-берсе матур, тирән мәгънәле җыр сүзләрен тәкъдим итәбез, дуслар!