Мәрьям ШӘМСИЕВА. Башкода. Хикәя
Гөлчирәләр турыннан узганда, кыз күренеп калмас микән дип, тәрәзәләренә берничә тапкыр төбәлеп-төбәлеп карап алды: “Әй кызый, бер дә мине санга сукмый, әллә кем булып кыланып йөридер идең дә, әллә кемнәр көтеп тормаган икән шул үзеңне шәһәрдә, барыбер минем кулга килеп эләгәсең”, – дип, шатлыгы эченә сыймый, әллә ничә тапкыр урады шул тирәне...