КИШТӘДӘ-ЯҢА КИТАП: Әлфия Ситдикова, Таш тамыры
Әлфия Ситдыйкова (Хаҗиәхмәтова) – хәзерге заман татар әдәбиятының күренекле әдибе. Ул ике дистәгә якын шигырь, проза һәм балалар китаплары авторы.
Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова Татарстан Республикасының Актаныш районы Күҗәкә авылында 1957 елның 14 августында колхозчы гаиләсендә туа.
Әлфия Ситдыйкова туган авылында сигезьеллык, Актаныш районы Пучы авылында урта мәктәпне тәмамлый. 1975 нче елда данлыклы КамАЗ төзелешенә эшкә килә. Егерме елга якын гомерен заводта йөктөягеч машинада эшләп үткәрә.
2000 нче елда аны «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясенә эшкә чакыралар. Ул 2000-2009 елларда «Чаллы-ТВ» телерадиокомпания»сенең «Күңел» радиосында музыкаль редактор, өлкән корреспондент, корреспондент булып эшли. Яр Чаллы педагогия институтының филология факультетын тәмамлый.
1977 нче елда Әлфия Ситдыйкованың беренче шигырьләре матбугат битләрендә күренә башлый. 1979 нчы елда дүрт шигыре Татарстан китап нәшриятында «Яшьлегем Чаллы» күмәк җыентыгында басыла.
2003 нче елда Чаллыда ҖЧҖ «Газета-китап нәшрияты»нда «Йөрәгемә яфрак сыена» дип исемләнгән беренче мөстәкыйль китабы басылып чыга. Бер-бер артлы шигъри җыентыклары басылып чыккан автор, 2012 нче елда каһарман шагыйрь Нур Баянның иҗатын өйрәнеп «Нур Баянның шигъри дөньясы» дип исемләнгән хезмәтен бастырып чыгара (ГУ «РЦМКО»).
Екатеринбургта Әлфия Ситдыйкованың Любовь Долматова белән автордашлыкта, рус телендә басылып чыккан «Золотая Звезда Хасана Заманова» дигән поэма, документлар, истәлекләр, хатлар, фотосурәтләр, мәкаләләр кергән, авылдашы – Советлар Союзы Героена багышланган китабын Североуральск каласында яшәүчеләр үз хисабына бастырып чыгаралар.
Шушы көннәрдә генә бер романы, повесть һәм документаль бәяне кергән «Таш тамыры» дип исемләнгән проза китабы Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде.
Ул киң җәмәгатьчелеккә шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, публицист һәм журналист буларак билгеле.
Саҗидә Сөләйманова, А.С. Грибоедов, исемендәге премияләр иясе. Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре.
Ә.Ситдыйкова – 2008 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Шушы көннәрдә якташыбызның өр-яңа китабы табадан төште. Игътибарыгызга әлеге китапка кергән "Тургай җыры" хикәясен тәкъдим итәбез.