АКТАНЫШКА ЭШ СӘФӘРЕ БЕЛӘН ВАСИЛ ШӘЙХРАЗЫЕВ КИЛДЕ
Быелның 10нчы сентябрендә Казахстанның Семей шәһәрендә зур Сабантуй бәйрәме планлаштырыла. Актаныш районы биредә Татарстан Республикасын тәкъдим итә, төбәгебезнең йөзен күрсәтәчәк. Әлеге чарага әзерлек эшләре уңаеннан бүген Актанышка эшлекле сәфәр белән ТР Премьер-министрның урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев килде.