Актанышта Татарстан Республикасы көне уңаеннан бәйрәм концерты уза (фото һәм видеолар)
Бүген, 30 август Татарстан Республикасы көне. Әлеге бәйрәм районыбыз халкы өчен дә кадерле. Моннан 32 ел элек, 1990 елның 30 августында Республика дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде. СССР барлыкка килгән елдан (1922 елдан) бирле татар җәмәгатьчелегенең хыялы — шул чакта ук ТАССРны союздаш республика итү турындагы хыял-өметләр, ниһаять, 1990 елның 30 августында тормышка аша. Бүген Татарстан Россиядәге иң гүзәл, социаль-икътисади тотрыклы, тынычлык хакимлек иткән республикаларның берсе.