Китапханәләр системасы директоры Гөлназ Әхмәдишина: Бездә бәяләп бетергесез байлык тупланган
Һәр нәрсәнең үз башлангычы, үз тарихы бар. Беренче язмалар, китаплар барлыкка килү, кешеләрдә әкренләп ул китапларны уку, файдалану ихтыяҗы үсү китапханәләрне барлыкка китергән. Китапханәләрдә бәяләп бетергесез байлык тупланган. Сүз матди байлык турында гына бармый, ә рухи, тарихи байлык, халкыбызның мәдәният үсеше ядкарьләре турында бара. Китапханәләр безне- китап укучыларны әнә шул тарихка, һәм мәдәни байлыкка якынайталар, күз карасыдай саклап буыннан буынга тапшыралар, аң- белем тараталар, тарихи истәлекләрне барлыйлар.