Хәрби операциядә башын салган якташыбыз Илсур Хәкимов: Күреп тор, гыйнвар аенда кайтып җитәчәкмен, мин бит «везучий» кеше (фото һәм видео)
Илсур Мәкъсүт улы Хәкимов 1969 елның 2 гыйнварында Актаныш районы Апач авылында туа. 1986 елда Әтәс урта мәктәбен тәмамлый. 1987 елдан 1989 елга кадәр Әфган сугышында катнаша. Хәрби хезмәттән соң башта Чаллыда, аннан Казан шәһәренә яши. Балта остасы булып эшли.
Илсур Мәкъсүт улы 2022 елның 17 сентябрендә 4 айга хәрби хезмәт үтү турында контракт төзи. 2022 елның 24 октябрендә Луганск Халык Республикасының Чернопоповка поселогын неонацистлар һөҗүменнән саклаганда, минометлар утына эләгеп һәлак була.