БӘБИ ТУЕН АКТАНЫШТА ӘМИРӘ БАШЛАДЫ
Районыбызда Яңа елның беренче сабыен хастаханәдән хөрмәтләп, тантаналы шартларда чыгару күркәм традиция булып яши. Бәби туу һәр ата-анага сүз белән аңлатып бетерә алмаган шатлык-сөенеч алып килә. Ильвир һәм Алсу Хәйдәровларның сабыйлары 3 гыйнвар көнне дөньяга аваз салды. Әлеге матур гаиләдә бу бала 3нче нарасый.