УҢГАН БАКЧАЧЫ ГӨЛНАЗ ӘХМӘДИШИНА: Борычларны иртә чәчсәгез, мул уңышын җыеп тиз сөенерсез!
Орлыкларны иртәрәк чәчергә яки кайчан утыртсаң да рассада үсеп, уңыш яхшы булырмы? Бу сорау күпләрне борчый. Без «Актаныш-информ» журналистлары бу турыда бакчачылык сәхифәләрендә районыбызның һәвәскәр бакчачылары белән берлектә хәтсез материаллар эшләп, җавап эзләгәнебез дә бар. Бүген мин Актанышның яңа буын үзәк китапханәсе директоры, уңган бакчачы Гөлназ Әхмәдишинадан борыч үстерү буенча тәҗрибәсен белешергә булдым.